Яныйк әле

Бәлки яшьлеккә кайтудыр,
Яңадан кабынудыр.
Кабатланмый торган, үткән
Елларны сагынудыр!

Яныйк әле, дөрләп яныйк!
Бездә ялкын бетмәгән.
Синдә наз бар, миндә наз бар
Димәк, язлар үтмәгән!

Бәхет диңгезен кичәрлек
Дәрман бездә бетмәгән.
Сагышлардан саргайтучы
Көзләр әле җитмәгән.

Яныйк әле, дөрләп яныйк!
Бездә ялкын бетмәгән.
Синдә наз бар, миндә наз бар
Димәк, язлар үтмәгән!

Ялкынланып яныйк әле
Без сөю учагында.
Мәңге бергә калыйк әле
Мәхәббәт кочагында.

Яныйк әле, дөрләп яныйк!
Бездә ялкын бетмәгән.
Синдә наз бар, миндә наз бар
Димәк, язлар үтмәгән!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »