Җәйге урман

Җырлап кайтып киләм борма юлдан,
Мең тавышлы көен көйли урман.
Яшел аланнары (акландагы) чиккән (хәтфә) юрган,
Сабый чагым, әллә шунда калган?

Эй, урман, урман. Җәйге урман,
Йөгереп үтәр идем юлыңнан.
Каршы чыкса (чыккан) сабый чагым.
Шушы урман буеннан (юлыннан).

Җырлап кайтып киләм борма юлдан,
Тирә-ягым гөлләр белән тулган.
Агач саен сарар кошчык кунган,
Әллә кемне сагына кебек урман.

Эй, урман, урман. Җәйге урман,
Кемнәр яуга киткән бу юлдан (юлыңнан)?
Яудан кайтмый калганнарны
Сагына ахры ул урман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (11 голосов)
« »