Сөям әле

Сөям әле, диңгез күзләреңдә
Миңа каршы давыл булса да.
Сөям әле, сихри тавышларың
Өзгәләнгән җанны буса да.

Сөям әле, сөю бакчасының
Беләм миңа чиксез сагышы.
Сөям әле,сагышларда гына
Мәхәббәтнең иң зур табышы.

Сөям әле, синең мәхәббәтең
Күңелемне урап утсә дә.
Сөям әле, вакыт тәгәрмәче
Безнен сөю юлын киссә дә.

Сөям әле, сөю бакчасының
Беләм миңа чиксез сагышы.
Сөям әле,сагышларда гына
Мәхәббәтнең иң зур табышы.

Сөям әле, башка берәүләрнең
Мәхәббәте сине көтсә дә.
Сөям әле, хәтта шушы сөю
Сине миннән алып китсә дә.

Сөям әле, сөю бакчасының
Беләм миңа чиксез сагышы.
Сөям әле,сагышларда гына
Мәхәббәтнең иң зур табышы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »