Нәнәемә (беренче вариант)

Яулык астында ак чәчләр,
Битемдә җыерчыклар,
Көзгегә карап сөйләнә,
Үктән шул чибәр чаклар.

Чәчләре дә көмешләнгән,
Күзләре начар күрә,
Хөрмәтләп әпекәй диеп,
Дәшәбез шуңа күрә.

Нәнинең дәү әнисе бул,
Өйрәтте безне эшкә,
Матур эшләр эшли — эшли,
Җиткән ул сиксән яшькә.

Чәчләре дә көмешләнгән,
Күзләре начар күрә,
Хөрмәтләп әпекәй диеп,
Дәшәбез шуңа күрә.

Яулык астында ак чәчләр,
Битемдә җыерчыклар,
И, кызлар тормышта калсам,
Сезнең дә чибәр чаклар.

Чәчләре дә көмешләнгән,
Күзләре начар күрә,
Хөрмәтләп әпекәй диеп,
Дәшәбез шуңа күрә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »