Розаларым

Розаларым бәллүр савытларда.
Балкышлары ала хушымны.
Мәхәббәт — ул чәчкә, шундый нечкә,
Сулыкмасын дисәң хуш инде.

Чәчкәләрнең, беләм, гомере кыска.
Мин барыбер риза, сөйгәнем.
Розаларым кебек язмышыма
Бүләк кенәсең шул син, ярым.

Мәңгелеккә антлар бирмәүләрең
Гомер буе җанны газаплар.
Мин барыбер риза кочагыңда,
Көтсен генә мине розалар.

Чәчкәләрнең, беләм, гомере кыска.
Мин барыбер риза, сөйгәнем.
Розаларым кебек язмышыма
Бүләк кенәсең шул син, ярым.

Розаларым бәллүр савытларда.
Бер сулыкса кабат терелмәс.
Йөрәгемдә тамырланган сөю
Беркайчан да инде сүрелмәс.

Чәчкәләрнең, беләм, гомере кыска.
Мин барыбер риза, сөйгәнем.
Розаларым кебек язмышыма
Бүләк кенәсең шул син, ярым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »