Саф хисләр

Җәйләрен мин таңнар атканда,
Урманнар, кырларны буйладым.
Саф хисләр, мәхәббәт хакында
Чишмәләр җырлавын тыңладым.

Саф хисләр яшьлекнең көзгесе,
Сез аны ялгышып ватмагыз.
Мәхәббәт — хисләрнең изгесе,
Мәңгегә югалтмый саклагыз.

Киң сулы Агыйдел ярында
Дулкыннар шаулавын тыңладым.
Тыңлагач, уйлангач, тагын да
Аларның киңәшен аңладым.

Саф хисләр яшьлекнең көзгесе,
Сез аны ялгышып ватмагыз.
Мәхәббәт — хисләрнең изгесе,
Мәңгегә югалтмый саклагыз.

Яшьлекнең бизәге таңында
Ишеттем дустымның моңнарын.
Аралар бик ерак булганда,
Онытмам мин аның җырларын.

Саф хисләр яшьлекнең көзгесе,
Сез аны ялгышып ватмагыз.
Мәхәббәт — хисләрнең изгесе,
Мәңгегә югалтмый саклагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »