Уңган гөлем сулмас микән
Өздереп бер сайрасам?
Өметсез димә сөюне
Йөрәгеңә ут салсам.
Тәүге мәхәббәт — сердәшем,
Сандугачым, гөлем син.
Моң түгелер, күңелемдә
Таянычым, җырым син.
Сагышлар саргайтыр диеп
Курыксам сөймәс идем.
Моң түгелер, көйсезләргә
Ышансам килмәс идем.
Тәүге мәхәббәт — сердәшем,
Сандугачым, гөлем син.
Моң түгелер, күңелемдә
Таянычым, җырым син.
Тынмасын күңел канатым,
Ишетсен аны ярым.
Парлы сандугачлар кебек
Гомерлек дустым, парым.
Тәүге мәхәббәт — сердәшем,
Сандугачым, гөлем син.
Моң түгелер, күңелемдә
Таянычым, җырым син.
Бу җыр Салават Фәтхетдинов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 30/03/2012 - 00:27
«
»