Мин барыcына әзер мәхәббәттә

Мин барыcына әзер мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барысына.
Көтмәгәндә килеп керимме соң
Сөю булып синең каршыңа?

Кышларыңда җәең булыйммы соң?
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?

Гомер буе якты бәйрәмнәрең
Булырга да мин бит әзермен.
Ышанмасаң, йөрәгемне тыңла,
Хисләремне тыңла, кадерлем!

Кышларыңда җәең булыйммы соң?
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?

Минем өчен син бит кара төндә
Көтеп алган алсу таң сымак…
Мин барысына әзер мәхәббәттә,
Синең өчен әзер барысына!

Кышларыңда җәең булыйммы соң?
Көзләреңдә язың булыйммы?
Авыр чакларыңда күзләреңә
Шатлык яше булып тулыйммы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »