Ялгыз миләш

Категория: көе сүзләре

Кышкы урман аша юлың,
Тирә ягым тып — тыныч.
Тантаналы тынычлыкта,
Арта гына куркыныч.
Күзем төште бер нигә,
Тукта, анда кем тора.
Туңган дөнъя уртасында,
Ялгыз миләш утыра.

Ялгыз миләш янып тора,
Ялгыз миләш, ялгыз миләш,
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,
Кемнәр өчен елый икән,
Ялгыз миләш тәлгәше.
Ялгыз миләш тәлгәше.

Әллә мине табалмаган,
Әллә сине югалткан.
Миләш телен билмимен шул,
Аңламас ул юатсам.
Гомеремнең бел мизгеле,
Урман аша юл үтте.
Туңып барган йөрәгемне,
Ялгыз миләш җылытты.

Ялгыз миләш янып тора,
Ялгыз миләш, ялгыз миләш,
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,
Кемнәр өчен елый икән,
Ялгыз миләш тәлгәше.
Ялгыз миләш тәлгәше.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »