Ике кызың

Озын юллар үтеп сиңа кайттык,
Авылкаем, алтын бишегем.
Әткәй йорты сөеп каршы ала,
Ачып куеп безгә ишеген.

Очтык ерак җирләргә,
Төбәп биек үрләргә,
Ике кызың — ике кошчыгың.
Ике кызың — ике кошчыгың.

Талпынышып, очып сиңа кайттык,
Газиз әнкәй, сине сагынып.
Ике кызың — ике кошчыгың,
Искә алып җылы кочагың.

Очтык ерак җирләргә,
Төбәп биек үрләргә,
Ике кызың — ике кошчыгың.
Ике кызың — ике кошчыгың.

Бер кайчан да, әнкәй, суынмасын
Җылы ашың, җылы кочагың.
Кайтыйк әле без, сиңа гел шулай,
Талпынышып, очар кошлардай.

Очтык ерак җирләргә,
Төбәп биек үрләргә,
Ике кызың — ике кошчыгың.
Ике кызың — ике кошчыгың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »