Соң түгелдер

Категория: көе сүзләре

/Радик Гәрәевның якты истәлегенә/

Ераклардан йолдыз әзли ярсу яшьлек,
Җирдә сүнмәс утлар барын сизмәенчә;
Беребез күктә, беребез җирдә торып калган,
Яшьлек чакның үтәрләрен белмәенчә.

Ул чакларның очкыннары дөрләр кебек,
Җилләр йоткан җаннар әле туң түгелдер,
Шул көннәрне безгә кабат кайтарырга
Соң түгелдер, бәлки, соң түгелдер…

Яшьлекләрнең ташкыннары шаулап аккан,
Тик икебез калганбыз шул ике ярда;
Бер могҗиза тоташтырса ярны ярга,
Үткәннәрең кабатланыр тагы җырда.

Ул чакларның ташкыннары гөрләр кебек,
Җилләр йоткан җаннар әле туң түгелдер,
Шул көннәрне безгә кабат кайтарырга
Соң түгелдер, бәлки, соң түгелдер…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »