Оныт инде йөрәк ярасын

Бер — бер атлы шат йолдызлар сүнә,
Безнең өчен алсу таң атар.
Үткәннәрдән үкенечләр кала,
Бик боекма, тормыш бик матур!

Нәрсә булды сиңа, моңаясың нигә,
Күңел кошың тынмый сайрасын.
Бу бәхетле минут…
Оныт әле, оныт,
Оныт инде йөрәк ярасын!

Әллә, иркәм, теләмисең (теләмәдең) икән (микән),
Аерылырга татлы сагыштан?
Икебезнең шатлык тусын өчен,
Сагыш белән сагыш кавышкан.

Нәрсә булды сиңа, моңаясың нигә,
Күңел кошың тынмый сайрасын.
Бу бәхетле минут…
Оныт әле, оныт,
Оныт инде йөрәк ярасын!

Канатларың әллә талды микән,
Сүнде микән янар утларың?
Бик боекма, гөлләр чәчәк ата (Күңелкәем сиңа язгы кояш,)
Сиңа илтәм иң матурларын! (Таптың мәллә кояш тапларын?).

Нәрсә булды сиңа, моңаясың нигә,
Күңел кошың тынмый сайрасын.
Бу бәхетле минут…
Оныт әле, оныт,
Оныт инде йөрәк ярасын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »