Авыл капкасы (беренче вариант)

Җиде юл чатында,
Җиде юл башында,
Тора ул авылым капкасы.
Киткәнне озатып,
Күңелне юатып,
Сөенеп, каршылый кайтканы.

Төшемдә еш күрәм,
Гел якты уй белән,
Авылымның шул изге капкасын.
Шулай гомер буе,
Сиңа кайтыр юлны,
Тик үләннәр генә басмасын.

Дүрт тарафка карап,
Дүрт күз белән санап,
Кыз — улларың көтә чит яктан.
Колачларын ачып,
Шатлыгыннан ташып,
Каршы чыга кайтсам ерактан.

Төшемдә еш күрәм,
Гел якты уй белән,
Авылымның шул изге капкасын.
Шулай гомер буе,
Сиңа кайтыр юлны,
Тик үләннәр генә басмасын.

Язын кошлар кайта,
Туган җырлар тарта,
Сайрап, алар, канат кагына.
Газиз туган җирем,
Бердән — берем минем,
Сагынып кайттым, сине, тагын да.

Төшемдә еш күрәм,
Гел якты уй белән,
Авылымның шул изге капкасын.
Шулай гомер буе,
Сиңа кайтыр юлны,
Тик үләннәр генә басмасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (15 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »