Ташлама (беренче вариант)

Ташлама син мине ташлама,
Тормыш әле яңа башлана.
Юллар озын, еллар кыска бит,
Алмаштырма мине башкага.

Ташлама син мине ташлама,
Яңа тормыш инде башлама,
Ялгыз итмә, бәгърем гафу ит,
Ялгыз тормыш бигрәк авыр бит.

Юллар буйлап бергә барырбыз,
Кышкы юлны бергә ярырбыз,
Адашмик та шундый юллар да,
Читен булыр авыр еллар да.

Ташлама син мине ташлама,
Яңа тормыш инде башлама,
Ялгыз итмә, бәгърем гафу ит,
Ялгыз тормыш бигрәк авыр бит.

Вәгъдә бирдек без бит мәңгегә,
Янган утка бергә керергә,
Утлар сүнмәс, сүнсә кабыныр,
Йөрәк һаман сине сагыныр.

Ташлама син мине ташлама,
Яңа тормыш инде башлама,
Ялгыз итмә, бәгърем гафу ит,
Ялгыз тормыш бигрәк авыр бит.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »