Алда әле якты таңнар бар

Категория: көе һәм сүзләре

Язлар җитсә, күңелем канатлана,
Ашкынамын туган якларга.
Тәүге ояларын сагынып кайта
Ераклардан сайрар кошлар да.

Гомер үтә диеп моңсуланмыйк,
Алда әле якты таңнар бар.
Күңелләрне назлап иркәләрлек
Өмет тулы ямьле язлар бар.

Җәйләр җитсә, бигрәк сагындыра
Яшел хәтфә болын-тугайлар.
Печән исе катыш челләләре,
Җиләккә бай ямьле аланнар.

Гомер үтә диеп моңсуланмыйк,
Алда әле якты таңнар бар.
Күңелләрне назлап иркәләрлек
Өмет тулы ямьле язлар бар.

Көзләр җитсә, озатып карап калам
Моңсу гына очкан кошларны.
Күңел ияләнгәч, бигрәк авыр
Ташлап китү туган якларны.

Гомер үтә диеп моңсуланмыйк,
Алда әле якты таңнар бар.
Күңелләрне назлап иркәләрлек
Өмет тулы ямьле язлар бар.

Кышлар җитсә, сокланып туялмыйм
Талгын гына яуган карларга.
Ак мамыктай энҗе бөртекләре
Сафлык булып иңә җаннарга.

Гомер үтә диеп моңсуланмыйк,
Алда әле якты таңнар бар.
Күңелләрне назлап иркәләрлек
Өмет тулы ямьле язлар бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »