Бер гомер аз

Бер гомер аз, сине яратырга,
Тик карашлар белән озатырга.
Мәңгелеккә йөрәгемә кердең,
Мәхәббәтең белән елатырга.

Бер гомер аз гына,
Бер гомер аз сине яратырга.

Бер гомер аз, сине сагынырга,
Уйларымда гына табынырга.
Төннәремдә күзләремне йомам,
Карашларың белән ябынырга.

Бер гомер аз,
Бер гомер аз, сине сагынырга.

Бер гомер аз, безгә кавышырга,
Күпме еллар үткән кавышырга.
Очрашканбыз ахры бу дөньяда,
Сарыларга гына сабышырга.

Бер гомер аз гына,
Бер гомер аз, безгә кавышырга.
Бер гомер аз,
Бер гомер аз, сине сагынырга.
Бер гомер аз,
Бер гомер аз, сине яратырга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »