Кыр казлары киткәндә

Категория: көе сүзләре

Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәлам булып җилдә тирбәлә.

Саубуллашу җиңел дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып
Үзе очып килгән төркемнән.

Иптәшләрен куып җитәлмәсә,
Ялгыз башы кая сыеныр?!
Аңа карап тирән уйга чумдым:
Туган җирсез яшәү кыендыр.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Кыр казлары киткәндә»
Ноты для песни «Кыр казлары киткәндә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (22 голоса)
« »