Изге Коръән

Категория: көе сүзләре

Бер-берләре белән шигырь әйтеп
Сөйләшкәндә бөтен гарәп иле.
Рәсүлебез Мөхәммәткә беркөн
Аллаһыдан изге Коръән иңде.
Үз чорының бөек шагыйрьләре
Гаҗәпләнеп гаҗиз калды шулчак:
Юк, бу сүзләр шигырь генә түгел,
Бу — Аллаһтан иңгән изге китап!

Изге Коръән —
Күңелләрдә балкый бер нур,
Изге Коръән —
Бер Аллаһтан безгә иңгән!
Изге Коръән —
Яшәр өчен бердәнбер юл,
Изге Коръән!
Могҗиза да, рәхмәт тә ул!

Бу көнгәчә күп китаплар иңде,
Килеп-китте күпме пәйгамбәрләр.
Барчасы да Коръән укыр иде
Кабат җирдә яшәсәләр әгәр.
Һәр аяте саен искиткеч моң,
Һәрбер сүз дә анда гаҗәеп хак.
Юк, бу сүзләр шигырь генә түгел,
Бу — Аллаһтан иңгән изге китап!

Изге Коръән —
Күңелләрдә балкый бер нур,
Изге Коръән —
Бер Аллаһтан безгә иңгән!
Изге Коръән —
Яшәр өчен бердәнбер юл,
Изге Коръән!
Могҗиза да, рәхмәт тә ул!

Моннан соң да бик күп еллар үтәр,
Яңа заман килер, яңа караш.
Бу дөньяга күп даһилар туар,
Тик берсе дә аны кабатламас!
Кайчандыр бер булган бөек тел дә
Төрле сөйләмнәргә күчеп беткән.
Асыл гарәп телен чорлар аша
Саклап килә бары изге Коръән!

Изге Коръән —
Күңелләрдә балкый бер нур,
Изге Коръән —
Бер Аллаһтан безгә иңгән!
Изге Коръән —
Яшәр өчен бердәнбер юл,
Изге Коръән!
Могҗиза да, рәхмәт тә ул!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »