Алма кебек гомерләр

Категория: көе һәм сүзләре

Кире кайтмый бу гомерләр,
Карагыз аккан суларга.
Чәчәк тотып каршы барыйк,
Бәхетебез көткән елларга.

Кабатланмый, шуны бәлик,
Бүген яшик, рәхәт күрик.
Алма кебек, алма кебек,
Алма кебек гомердә.

Шатлыкларны биек итик,
Кайгыларның яшен сөртик.
Сынауларны горур итик,
Хаталарны ятим итик.

Язда яшьлек, җәйдә яшьлек,
Өзелә яшьлек диеп яшик.
Алма кебек, алма кебек,
Алма кебек гомердә.

Алданып, түгел алланып,
Зарланып түгел, назланып.
Бүген яшик, соң булмасын,
Безнең йөрәкләр тынмасын.

Кабатланмый, шуны бәлик,
Бүген яшик, рәхәт күрик.
Алма кебек, алма кебек,
Алма кебек гомердә.
Язда яшьлек, җәйдә яшьлек,
Өзелә яшьлек диеп яшик.
Алма кебек, алма кебек,
Алма кебек гомердә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »