Учларыма сал син йөрәгеңне

Категория: көе сүзләре

Ниләр булды икән сиңа, ниләр,
Калтыранып үксеп елыйсың?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Кулларымның тойсын җылысын.

Кайгылары белән килдеме әллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.

Белмәдеңме әллә көтмәгәндә
Нахак сүзләр килеп керерен?
Яралары тирән, яралары,
Сүзләр яралаган, күрәсең.

Кайгылары белән килдеме әллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.

Әллә хушлашмыйча китте микән,
Көтеп алган җылы җәйләрең.
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын төреп бәйләрмен.

Кайгылары белән килдеме әллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »