Авыл көе (алтынчы вариант)

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш, иркәм.

Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.

Аерылабыз, аерылабыз,
Бир, иркәм, кулларыңны.

Киләчәктә бәхетсезлек
Көтмәсен юларыңда.

Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларда.

Әрнемәче, йөрәккәем,
Бер генә минутларга.

Агыйделдә өч үрдәк,
Өчессенә бер оя.

Аерылмабыз дигән идек
Аера икән дөнъя.

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз күпкәме?

Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?

Агыйдел каты акса да,
Төбе камышлык икән.

Аерылуны уйламичә,
Нигә таныштык икән.

Агыйдел параходына,
Әлеп калдырдым йозак.

Аерылулар тиз булса да,
Күрешүләре озак.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (16 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »