Син минем сафлыгым

Таң атса кош сайрый,
Ул кояшны сагынган.
Җыр җырлап шул коштай,
Кил син яшьлек язына.

Син минем сафлыгым,
Син мәңгелек шатлыгым.

Таң җиле иркәли,
Ак каенның толымың.
Мин кайчан кулыңнан
Кайнарлыгын тоярмын.

Син минем сафлыгым,
Син мәңгелек шатлыгым.

Алсу таң изелгән,
Коя көмеш тасманы.
Син елмай шул таңда,
Йөрәккәем янмасын.

Син минем сафлыгым,
Син мәңгелек шатлыгым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , , репертуарында бар « »