Сагынам авылымны

Категория: көе һәм сүзләре

Көтәләр, көтәләр мине авылда туганнар,
Якыннар, сөйгәннәр юл буендагы каеннар.
Сагынам, сагынам, сагынам авылмны,
Туып үскән ягымны.

Кайда гына йөресәм дә,
Бер кайчан да онытмамын.
Бик яратам, сагынып кайтам,
Авылым авылкаем.
Бик яратам, сагынып кайтам,
Авылым авылкаем.

Бормалы — бормалы юлар авылга баралар,
Гомерләр үтсә дә, ерагаймасын аралар.
Әткәйем, әнкәем яши бит авылымда,
Туып үскән ягымда.

Кайда гына йөресәм дә,
Бер кайчан да онытмамын.
Бик яратам, сагынып кайтам,
Авылым авылкаем.
Бик яратам, сагынып кайтам,
Авылым авылкаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »