Егет булсаң, егет бул!

Егет икәнсең — тугры бул,
Беренче мәхәббәткә.
Очма һәр көн күбәләктәй,
Чәчәктән вә чәчәккә.

Шаулый, кайный, дер селкенә —
Вулкандыр ул бу дөнья,
Дуамал чагын яратам —
Шунда матур ул дөнья.

Хыялларың күктә йөзсен,
Үзең җирдә басып тор.
Кипкән елга кебек булма-
Язгы судай ташып тор.

Шаулый, кайный, дер селкенә —
Вулкандыр ул бу дөнья,
Дуамал чагын яратам —
Шунда матур ул дөнья.

Ашыкмасаң да — ашкын син!
Ерак юлларың — такыр,
Яшәсәң яшә гөрләтеп,
Әйтерсең, соңгы тапкыр.

Ашыкмый гына ашкын син ,
Ерак юлларга чакыр!..
Сөюләрең шундый булсын —
Әйтерсең, соңгы тапкыр!..

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »