Буш тәрәзә (Гади һәйкәл)

Алгы сызык, канлы бәрелешләр
Синең йөрәк аша узгандыр…
Сугыш — ерак. Ә ядрәсе — җитез
Битләреңә сырлар сызгандыр.

Тәрәзәдә шәүлә… Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын…
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.

Җил капкадан чыккач, кай якларга
Алып китте сине сукмаклар?
Башың куйган салкын җирне тапсам —
Ятып елар идем кочаклап.

Тәрәзәдә шәүлә… Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын…
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.

Буш тәрәзә… Сагышлы дөньядан
Ана киткән сулып, саргаеп…
Көткәннәргә гади һәйкәл булып
Тик иске йорт калган моңаеп.

Тәрәзәдә шәүлә… Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын…
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.

Тәрәзәләр ябык, исә җилләр,
Миләш сынган инде картаеп.
Аналарны картайтмасын өчен
Сугышлардан сакла, Ходаем!

Тәрәзәдә шәүлә… Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын…
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »