Күл

Күлнең серен сөйли камышлары,
Көне буе сайрый таллары,
Эссе чакта тәнгә сихәт бирә
Төнбоеклы салкын сулары.

Акчарлаклар уйный күл өстендә,
Назланалар җилдә дулкыннар.
Су буенда янган учаклардан
Күтәрелә соңгы очкыннар.

Уйчан да ул, җилле, давыллы да, —
Җилкәннәрне дә ул каера.
Кочагына алып кемнәрнедер
Кайчак мәңгелеккә аера.

Голосов пока нет
« »