Гармун (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Әйдә дуслар, җырлыйк әле,
Уйнаган гармуннарга.
Ал чәчәк кебек яшик без,
Бирешмик кайгыларга.

Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр.
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.

Җырлый әле шатланганда,
Шатлык үссен тавышка.
Йөрәкләрдән сызылсын җыр,
Салган чакта сагышка.

Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр.
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.

Ерак әле әңгерләре,
Без таңнарга керәбез.
Җырлап яшәп җиребезне,
Яңартырга килгәнбез.

Уйна гармун, чиртсен кыллар,
Яңгырасын яңа җыр.
Җырлый — җырлый яшәгәндә,
Бар дөнъялар яңарыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »