Яңавыл

Категория: көе сүзләре

Китәм инде сабуллашым диеп,
Урал итәгенә утырдым.
Китмә дигән, җырым ишеттем мин,
Урал тауы, туган йортымның.

Гомерем буе җанга сердәш иттем,
Татар моңын, башкорт кураен.
Ташлап китә алмим Яңавылны,
Буя якларының тугаен.

Чакырмагыз, аерыла алмим,
Сихри кошлар ямьле җәйләрдә.
Язмыш мине Буя буйларына,
Мәңгелеккә ахры бәйләгән.

Гомерем буе җанга сердәш иттем,
Татар моңын, башкорт кураен.
Ташлап китә алмим Яңавылны,
Буя якларының тугаен.

Китмә дигән, җырны тыңлый — тыңлый,
Бер урыймын, тагын урыймын.
Ташлап китсәм әгәр Яңавылны,
Саргаермын кебек моңаеп.

Гомерем буе җанга сердәш иттем,
Татар моңын, башкорт кураен.
Ташлап китә алмим Яңавылны,
Буя якларының тугаен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »