Гомерем мизгелләре

Категория: көе сүзләре

Иртәсендә язның — ачылмаган таҗның
Әле татылмаган назлары.
Дөнъя хозурлыгы, тормыш матурлыгы —
Безнең гомерләрнең язлары.

Яшен булып яна, ләйсән булып ява,
Яңарганда тормыш көйләре.
Җәйгор булып баса, күкләргәчә аша
Безнең гомерләрнең җәйләре.

Кайда кирәк, шунда безне алып килә
Язның, җәйнең якты эзләре.
Ул балан куагы, әбиләр чуагы —
Безнең гомерләрнең көзләре.
Ул балан куагы, әбиләр чуагы —
Гомерләрнең алтын көзләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »