Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.
Безнең менгән атлар,
Еллар, аргамаклар,
Көмеш тезген, алтын йөгәннәр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Чәчәк ата-ата сөйләрләр.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без — мең янып тик бер сүнәрләр.
Өфе юкәләре
Онытмаслар әле,
Яфрак коя-коя сөйләрләр.
Бу җыр Гомәр Әбделмәнов, Зәки Мәхмүтов, Илфак Смаков, Сәет Фәйләсүпов, Фидан Гафаров репертуарында бар
«
»