Томан

Иртә дә томан, кич тә томан,
Бу томанкайларга ни булган?
Тауга да менеп, ташка басып,
Син карарсың, җаным, мин булмам.

Бишмәтеңдә синең биш төймә,
Шул бишмәткәеңне күп киймә.
Кичен генә ятсаң, иртән торсаң,
Сагынырсың мине, мин булмам.

Чакыра да кәкүк, сайрый былбыл,
Таллар арасында кагынып.
Авырып та ятып саргаймадым,
Мин саргайдым сине сагынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »