Сәгать теле

Категория: көе сүзләре

Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.

Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.

Без чабабыз, да чабабыз,
Мәшәкать үтмәс кебек.
Һәм аларны бетерергә,
Бер гомер җитмәс кебек.

Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.

Без чабабыз, да чабабыз,
Вакытта чаба гына.
Ни белән килеп җитәрбез,
Гомернең азагына.

Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек-тек-тек итеп кенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »