Туй теләкләре

Категория: көе сүзләре

Тауны ярып аккан чишмәләрнең,
Араларда булсын сафлыгы.
Бер-берегез өчен күңелләрнең
Тәүге яуган кардай аклыгы.

Тормыш бит ул җил давылсыз булмый,
Көчләр кирәк юллар үткәндә.
Бәхет йомгаклары өзелми ул,
Тик парлашып кына үткәндә.

Акошлардай тугрылыкны телимен,
Елфәк җипләр сезне бәйләсен.
Бергә кебек, гайләң торган йортың,
Һәр вакытта үзенә әйдәсен.

Тормыш бит ул җил давылсыз булмый,
Көчләр кирәк юллар үткәндә.
Бәхет йомгаклары өзелми ул,
Тик парлашып кына үткәндә.

Бер-берегез өчен сүзләрнең дә,
Табыласыз балдай татлысы.
Бүгенгедәй һәрчак йөзләрегез,
Май кояшы кебек балкысын.

Тормыш бит ул җил давылсыз булмый,
Көчләр кирәк юллар үткәндә.
Бәхет йомгаклары өзелми ул,
Тик парлашып кына үткәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »