Белер идем

Категория: көе сүзләре

Яннарымда син булганда,
Белмәдем кадерләрен.
Исләремнән һич чыкмый соң,
Өзелә бәгерләрем.

Кертмәс идем араларга,
Гайбәт сүзләр кадерлем.
Белер идем яшьлегебезнең,
Мәхәббәтен, кадерен.

Үкенсәмдә, кире кайтмас,
Кайтмас бергә чакларым.
Күңелемнең түрләрендә,
Сине генә саклармын.

Кертмәс идем араларга,
Гайбәт сүзләр кадерлем.
Белер идем яшьлегебезнең,
Мәхәббәтен, кадерен.

Талышларны, язмышларны,
Төзәтеп булмас икән.
Тормыш юлын яңа баштан,
Башларга булса икән.

Кертмәс идем араларга,
Гайбәт сүзләр кадерлем.
Белер идем яшьлегебезнең,
Мәхәббәтен, кадерен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »