Кыңгыраулы юргалар кебек
Чыңлап узды яшьлек елларым.
Ят таңнарга омтылды күңел,
Үз бәхетем читтән юлладым.
Нигә яшьлекнең юллары урау?
Ерак-еракта чыңлый кыңгырау…
Басып торам юллар чатында,
Уйлата шул синең хакыңда.
Кыңгыраулар, җиз кыңгыраулар
Моң уйната һаман якында.
Синнән хәбәрме моңлы яңгырау?
Сәламнәр әйтеп чыңлый кыңгырау.
Кыңгыраулар чыңлый якында,
Борма-борма юллар чатында.
Чәчәк булып кая атылма,
Тик онытма сөю хакында.
Күңелдә һаман чыңлый яңгырау,
Кавыштырырмы җырлы кыңгырау?..
Бу җыр Зәйнәп Фәрхетдинова, Илдус Низамов, Нурия Ирсаева, Харис Шәрипов, Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында бар
«
»