Вәгъдә (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сине очратканчы мәхәббәтем,
Нәрсә икәнлеген белмәдем.
Язмышымнан аны көтмәгәндә,
Кинәт табуымны мин теләдем.

Тынычлыгын бозып йөрәгемнен,
Килеп кергән сөю син икән.
Гомерлеккә икәү калыр өчен,
Вәгъдәңне син дә бир иркәм.

Синең белән бергә үтәр юлым,
Гөл-чәчәктән торган юл икән.
Бу дөнъяда сөюдән татлырак,
Газаплырак тойгы юк икән.

Тынычлыгын бозып йөрәгемнен,
Килеп кергән сөю син икән.
Гомерлеккә икәү калыр өчен,
Вәгъдәңне син дә бир иркәм.

Сине югалтудан куркып үтә,
Гомеремнең hәр бер минуты.
Сурелмәсен иде йөрәгемнең,
Сөюдән кабынган бу уты.

Тынычлыгын бозып йөрәгемнен,
Килеп кергән сөю син икән.
Гомерлеккә икәү калыр өчен,
Вәгъдәңне син дә бир иркәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »