Әниемә (өченче вариант)

Күз караңдай күреп,
Җан җылыңны биреп,
Үстердең кадерләп кызыңны.
Һәрбер сулышыңнан,
Нурлы карашыңнан,
Тоям, әни, синең назыңны.

Кылган игелегең
Бишләтә түләрмен,
Кайтарырмын сиңа наз белән.
Гомер көзләреңдә,
Сүнмәс күзләреңдә,
Горурлык син тапкан кыз белән.

Синең чишмәнең башы,
Мин — дәвам агышы,
Җан һәм кан кардәшләр без икәү.
Син минем бергенәм,
Мин синең бергенәм,
Бездән якын кеше бармы икән?

Кылган игелегең
Бишләтә түләрмен,
Кайтарырмын сиңа наз белән.
Гомер көзләреңдә,
Сүнмәс күзләреңдә,
Горурлык син тапкан кыз белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »