Юк, юк

Кайчакларда бу тормышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап,
Үзем, юк, дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә — акыл һәм йөрәк.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма.
Тик син ышана күрмә, зинһар,
Минем өчен бары тик син бар.

Үзем сине куган булам, кит, дигән булам,
Башкаларны шулай гашыйк ит, дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бкр генә,
Сине гашыйк итә алган — ул бит мин генә.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма.
Тик син ышана күрмә, зинһар,
Минем өчен бары тик син бар.

Ятлар белән күрсәм әгәр сине үзеңне,
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңда да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.

Юк, юк, юлларыма каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма.
Тик син ышана күрмә, зинһар,
Минем өчен бары тик син бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »