Ярсулар

Категория: көе сүзләре

Көнне — төнгә ялгый торган,
Арада кичләр була.
Ике йөрәк, сагыш утын,
Көйләүче хисләр була.

Ярсулар бар Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, — син нәкъ шулай.

Кышны — җәйгә җайлый торган,
Арада язлар була.
Бәз күңелне җебетерлек
Ниндидер назлар була.

Ярсулар бар Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, — син нәкъ шулай.

Чырны-чырга, чырный торган,
Арада еллар була.
Бер күз ачып, йомган мизгел,
Ул безнең бәхет була.

Ярсулар бар — Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, — син нәкъ шулай.

Ярны — ярга кавыштырып,
Дулкыннар гына кага.
Киләчәккә өмет салып,
Такъялар суда ага.

Ярсулар бар Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, — син нәкъ шулай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »