Бер АЛЛАМ Сиңа ышанам

Бир шифаны җаныма, бир шифаны тәнемә,
Бир озын гомеремне гыбадәт кылыума,
Бер Аллам сиңа ышанам, бер сиңа мин таянам,
Ташлама мине газизем рахманлы рәхимеңнән.
Буйсындыр мине үзеңә, үткече сынау биреп,
Юлымны якты киң ярат, хәерле гыйлем ачып,
Бир миңа ихлас сөюне, күңлемне йомшартырга,
Күкрәгемне киң, юмарт кыл кешеләр яратырга.

Бер Аллам сиңа ышанам, бер Сиңа мин таянам,
Ташлама мине газизем рахманлы рәхимеңнән.

Адаштырма үзең биргән хәерле гомеремдә,
Ярлыка ялгышларымны, дөньяның дәверендә,
Калмасын ялгышканнарым кыямәт көннәренә,
Кызыллык килә күрмәсен якты, саф йөзләремә.
Йә, Аллам, сине яратам, мин ихлас күңелемнән,
Кечкенә нарасый кебек сыенам кочагыңа,
Бер синдә минем ышаныч, бер син миңа куаныч,
Иманымны үстерергә гомер бир, бу үтенеч.

Бер Аллам сиңа ышанам, бер сиңа мин таянам,
Ташлама мине газизем рахманлы рәхимеңнән.

Рахманлы раббым, Аллам, аерма ярдәмеңнән,
Насыйп кыл ирешергә фирдәвес җәннәтеңә.
Мин Римма — Карамниса дога кылам үзеңә.

Рәхимле раббым, Аллам, ихластан кылган догам,
Сакла җанны җәһәннәмнән, узганда сыратыңнан.
Рәхимле раббым, Аллам, ихластан кылган догам,
Сакла җанны җәһәннәмнән, узганда сыратыңнан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »