Замана такмаклары (бишенче вариант)

Заман авыр димә әле,
Башыңны имә әле.
Авыр булсада матур ул,
Бу дөнъя дигәннәре.

Авырлыкка баш иярлек,
Егет түгел әле без.
Авырлыкның матурлыгын,
Таба торган мәле без.

Уйна әле, җырлыйк әле,
Матур кызлар моңлансын.
Моңсызлар бер моңлансын да,
Күңелләре сызлансын.

Җырлыйк әле бабайлардан,
Дәртләнеп торсын әле.
Әбиләре, яшь кызлардан,
Көнләрлек булсын әле.

Яртышып көнләшүләр,
Зур гонаһ түгел бит ул.
Кызларга да кызыгадыр,
Картаймый күңел бит ул.

Заман авыр димик әле,
Уйныйк та, көлик әле.
Ике тапкыр яшәмибез,
Кадерен белик әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »