Сагыш урманында адашам

Тормыш юлын парлы үтәлмәдек
Ялгыз гына узам юлларын.
Бәхет безне никтер урап узды
Йөрәк һәрчак булды яралы.

Парлы тигез булмады шул юллар
Бәхетебез безнең адашкан.
Сиңа илтә торган юлны тапап
Сагыш урманында адашам.

Арабызда тирән упкын ята
Күпер салып булмый арага.
Сине уйларгада куркам бәгърем
Тоз өстәмәс өчен ярага.

Парлы тигез булмады шул юллар
Бәхетебез безнең адашкан.
Сиңа илтә торган юлны тапап
Сагыш урманында адашам.

Йөрәк яраларым бигрәк тирән
Төзәлмәстер инде һич кайчан.
Әрнүләрдә басылмастыр төсле
Даваларын эзләп тапмасам.

Парлы тигез булмады шул юллар
Бәхетебез безнең адашкан.
Сиңа илтә торган юлны тапмый
Сагыш урманында адашам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »