Әти-әнигә

Балачагым тугаена барып,
Әти мәтрүшкәләр җыйгандыр.
Кадерлемнең олы йөрәгенә
Бар яхшылыклар да сыйгандыр.

Мәтрүшкәле чәйләр эчеп кенә
Сагынуны басып булсачы.
Туган йортта һәрчак әти-әни
Колач җәеп, көтеп торсачы.

«Балам кайта», — диеп, әнием дә
Иртә таңнан инде торгандыр.
Түп-түгәрәк бәхет теләп миңа,
Изге догаларын кылгандыр.

Мәтрүшкәле чәйләр эчеп кенә
Сагынуны басып булсачы.
Туган йортта һәрчак әти-әни
Колач җәеп, көтеп торсачы.

Сездән башка тагын кем бар җирдә
«Бала» диеп, өзелеп җан аткан?
Әлдә ярый Ходай Тәгалә сезне
Минем әти-әни итеп яраткан.

Мәтрүшкәле чәйләр эчеп кенә
Сагынуны басып булсачы.
Туган йортта һәрчак әти-әни
Колач җәеп, көтеп торсачы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »