Яратам (бишенче вариант)

Очраттым мин сине,
Тормышым юлымда.
Ә (тик) синең язмышың,
Башкалар кулында.

Ишетсен бар дөнъя,
Дөнъяны яңгратам.
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.

Булыр дип куркасың,
Гайбәтме, бәләме.
Сөюүне кешедән,
Яшереп буламы.

Ишетсен бар дөнъя,
Дөнъяны яңгратам.
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.

Тоелган сөюгә
Ни генә янамый.
Яратам дисәң син
Ярамый, ярамый.

Ишетсен бар дөнъя,
Дөнъяны яңгратам.
Мин сине яратам,
Яратам, яратам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (150 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »