Төнбоеклар

Төнбоеклар чәчәк ата
Өршәкнең күлләрендә.
Зәңгәр күлләр булып багам
Туган як күзләренә.

Төнбоекларга карап
Моңлы бер җыр җырладым.
Төнбоек сымак боек
Чакларымны уйладым.

Мөлдерәмә тулы күлләр,
Тулышкан минем күңел.
Җирем синнән, аерылып
Китүләр җиңел түгел.

Төнбоекларга карап
Моңлы бер җыр җырладым.
Төнбоек сымак боек
Чакларымны уйладым.

Еракларга юлга чыгам,
Атлар җигелгән инде.
Мин җырлармын, бу җырымны
Сагынып туган җирне.

Төнбоекларга карап
Моңлы бер җыр җырладым.
Төнбоек сымак боек
Чакларымны уйладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »