Хисләремне әйтеп бирер өчен

Хисләремне әйтеп бирер өчен,
Нинди сүзләр әйтеп табырга.

Туган якның алтын тауларына,
Иде җаным алып барырга.

Шул тауларның көмеш чишмәләрең,
Уеп уергамы алдыңа.

Күктән йолдыз тотып, шуны мәллә,
Учларыма илтеп салырга.

Бөтен нәрсә бары синең өчен,
Синең өчен бу җир, бу һава.

Син боексаң болытларны ярып,
Сиңа карап кояш елмая.

Сиңа җаным бөтен якты дөнъя,
Иркә җилләр, җылы яңгырлар.

Яңгыр үткәч әлеп куяемчы,
Юлларыңа бәллүр җәйгорлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »