Кайда минем батырым

Ак биттәге серле юллардан,
Хыялымдан һәм уйларымнан.
Мин сине таптым, сине яраттым,
Тылсымлы әкият батырым.

Кайда минем батырым
Сине эзләп арыдым.
Сине эзләп тапсын шушы җыр.
Әкият дөньясыннан, күңелсез тормышыма,
Ак тулпарда җелеп ин батыр.

Ышанмыймын тылсымга күптән,
Тик һаманда мөгҗизә көтәм.
Ул мине табыр, мине яратыр,
Әкияттәге кыю батыр.

Кайда минем батырым
Сине эзләп арыдым.
Сине эзләп тапсын шушы җыр.
Әкият дөньясыннан, күңелсез тормышыма,
Ак тулпарда җелеп ин батыр.

Икәүләп атларда җиләрбез
Мәхәббәт тавына менәрбез.
Тик вакыт үтә, мин һаман көтәм
Кайчан килерсен әкияттән.

Кайда минем батырым
Сине эзләп арыдым.
Сине эзләп тапсын шушы җыр.
Әкият дөньясыннан, күңелсез тормышыма,
Ак тулпарда җелеп ин батыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »