Такмаклар (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Батинкасы, батинкасы,
Батинкасы ялт итә.
Әллә яшьлекләре белән,
Ташламам ди ант итә.

Аһ, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Биек тауның башларыннан,
Очып килә олы лачын
Сагынганын шуннан беләм,
Җәеп килә колачын.

Аһ, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Карале күлмәк карале,
Дисәм тагы бар әле.
Сагынганда карар өчен
Карточкасы бар әле.

Аһ, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Батинкасы, батинкасы,
Батинкалары тая.
Миннән башка, шыпырт кына,
Кайда бардың син бая.

Аһ, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Батинкасы, батинкасы,
Батинка да каптырма.
Бөтен җырларны җырладым
Башка җырларда тырна.

Аһ, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »