Такмаклар (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Биек таудан миңа таба,
Очып килә бер лачын
Яратамын шуннан беләм,
Җәеп килә колачын.

Ай, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Батинкасы, батинкасы,
Батинкасы ялт итә.
Әллә яшьлекләре белән,
Ташламам ди ант итә.

Ай, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Биек тауга меңгән чакта,
Сандалиларың тая.
Аклы күлмәгемне киеп,
Кая бардың син бая.

Ай, юдерләр итә,
Ритә юдерләр итә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »