Утыр әле, иркәм, яннарыма

Утыр әле, иркәм, яннарыма,
Таң җилләре безне иркәләр.
Кабатланыр сөю сүзләре дә,
Кабатламас тик бу иртәләр.

Утыр әле, иркәм, яннарыма,
Ак болытлар йөзеп үтәләр.
Кире килер тагы болытлар да,
Кире килмәс тик бу иртәләр.

Утыр әле, иркәм, яннарыма,
Чыр-чу кошлар очып үтәләр.
Кабат туар кошлар моңнары да,
Кабат тумас тик бу иртәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »